«Бәхет өчен ромашка»: уен программасы (12+)
8
Июль 2022
Җомга
8 июль көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, 18/38 йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгында «Бәхет өчен ромашка» дигән бәйрәм чарасы уздырды. Катнашучылар бәйрәм тарихы, әлеге вакыйга белән бәйле заманча гореф-гадәтләр белән танышты. Балалар өчен «Обручлар», «Шарлар», «Яшь рәссам», «Шалканны тартып чыгар», «Алма» кебек күңелле уен-эстафеталар, «Монда кем яши?», «Әкияти гаиләләр», «Бу кемнең сүзе» әдәби викториналары уздырылды. Тамашачылар да читтә калмады, алар өчен «Ромашка», «Туганлык җепләре», «Мине назлы итеп ата» уеннары үткәрелде, алар үзләренең белем-күнекмәләрен күрсәтте. Балалар китаплары буккроссингы оештырылды. |